Югары Ослан районында Рус Макылы һәм Мәмәтхуҗа авылларында социаль ярдәм алучылар белән очраштылар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозулар ачыкланмады. Контрактлар төзегән гражданнар үз өсләренә алган йөкләмәләрен үтиләр, ә бирелгән акчалар шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә, укытуга яисә эшкуарлык эшчәнлегенә юнәлтелә.
Социаль хезмәтләр һәм Югары Ослан районының башка вәкаләтле субъектлары киләчәктә дә социаль контрактларның үтәлешен күзәтеп торачак.