Террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча дәресне «Исток-Башлангыч» үзәгендә уздырдылар

2025 елның 18 апреле, җомга

18 апрель көнне Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Марина Галимова 2 нче социаль участокта «Террорчылыкка юк дип әйтик» дигән чара үткәрде.

Балаларга көндәлек тормышта килеп чыгарга мөмкин булган экстремаль хәлләр турында фикер алышу уеннары тәкъдим ителде. Социаль педагог барлык катнашучыларга террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча белешмәләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International