Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Йөкле хатын-кызлар көнен билгеләп үттеләр

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

7 апрель көнне Йөкле хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Мария Исаева булачак әниләр белән «Ана булу шатлыгы» дигән мастер-класс үткәрде. Чара хатын-кызлар консультациясе ярдәмендә оештырылды.

Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре иганәчеләр белән берлектә бәйрәм чарасы оештырганнар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International