11 апрель – Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне

2025 елның 11 апреле, җомга

Бүгенге көндә Югары Ослан районында фашист концлагерьларында булган бер кеше яши. Надежда Долгих – «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлегендә социаль хезмәтләр алучы.

Бу истәлекле көнне ветеран беләнЮгары Ослан районы башлыгы Евгений Варакин, Яр буе Морквашы авыл җирлеге башлыгы Илнур Гаязов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алина Матвеева, Ветераннар советы рәисе Римма Троицкая белән очраштылар.

Менделеевск районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кама таңнары» социаль приюты хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре 1935 елда туган Антонина Кравченко янына бардылар. Аңа балачагының авыр елларында күрсәткән ныклыгы һәм сабырлыгы өчен рәхмәт белдерделәр.

Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев һәм Ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин белән бергә фашист концлагерьларының элеккеге балигъ булмаган тоткыннары, шул исәптән «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы Маргарита Апраксина янына бардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International