«Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләр туган якларында булдылар

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

«Туган як» республика акциясе кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен Лаеш районына сәфәр оештырылды. Анда социаль хезмәт алучылар туган җирләрендә булдылар, якташлары белән очраштылар, кече ватанның матур почмакларында тормышның нинди булуын искә төшерделәр.

Лаеш районының «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры һәм директор урынбасары якын кешеләре белән җылы очрашулар оештырдылар. Интернат - йортта яшәүчеләр шулай ук башка кызыклы урыннарда да булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International