16 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Актив озын гомерлелек» программасы буенча «Бию ритмында» дигән чара оештырылды.
Өлкән яшьтәге кеше өчен бию терапиясе – физик йөкләнешнең иң яхшы төрләреннән берсе. Чарада 35 кеше катнашты.
Шулай ук бу көнне учреждениедә 12 кеше катнашында «Язгы спорт фестивале» физкультура-сәламәтләндерү чарасы узды.