Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физкультурасы буенча комплекслы дәрес узды. Табиб Эльвира Низамова йөрәк-кан тамырлары авырулары, аларны профилактикалау һәм дәвалау ысуллары турында лекция укыды. Аннары инструктор Марина Атласова социаль хезмәтләр алучыларны скандинавия йөреше өчен таякларны дөрес кулланырга өйрәтте.
Дәреснең практик өлешендә тернәкләндерүчеләр үзәк каршындагы аллея буйлап йөрделәр.
Чара ахырында Эльвира Низамова социаль хезмәт алучыларга «Артериаль гипертонияне профилактикалау» темасына буклетлар таратты.