«Опека» үзәгендә профилактик әңгәмә узды

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

16 апрель көнне Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе базасында балалар һәм яшьләр арасында наркоманияне кисәтүгә, шулай ук җинаятьчел эшчәнлеккә җәлеп итү фактларын булдырмауга юнәлдерелгән әңгәмә үткәрелде.

Балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән профилактик әңгәмәне Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге начальнигы полиция подполковнигы Айрат Хәйруллин үткәрде.

Балигъ булмаганнар агитация материаллары да алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International