«Опека» үзәгендә файдалы чара уздырдылар

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

17 апрель көнне Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең хезмәт тернәкләндерү кабинетында тукымаларны классификацияләү һәм әзер әйберләрне үтүкләү буенча чара узды.

Социаль хезмәтләр алучылар табигый тукымаларның ясалма тукымалардан нәрсә белән аерылуын белделәр, төрле тукымаларның сыйфатын чагыштырырга өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International