«Яңарыш» үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды. Укытучы белән бергә алар үзәктә яшь миләш агачлары утырттылар.

Балаларның игелекле гамәле бөтен ил буйлап үткәрелә торган һәм Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә багышланган зур проектның бер өлешенә әверелде. Шулай ук бу проект әйләнә-тирә мохит турында кайгыртуның һәм экологик инициативаларга ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International