Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Җиңү символы – Георгий тасмасын кулланып декоратив брошь ясау буенча мастер-класс узды. Чарага «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар чакырылган иде.
Балалар тасманың тарихы турында белделәр, брошь ясау алымнарын үзләштерделәр.