Балалар, ата-аналар, Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре дусларына һәм ярдәмчеләренә рәхмәт белдерделәр. «Стальные технологии» ҖЧҖ директорының җитештерү буенча урынбасары Денис Гращенко, махсус хәрби операциядә катнашучы Тимур Савосин һәм волонтерлар, мәктәп укучылары, чараның мәртәбәле кунаклары булды. Алар өчен үзәктә тәрбияләнүчеләр иҗади номерлар һәм кул эшләре әзерләгәннәр иде.