Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Георгий тасмасы» акциясе старт алды.
Үзәк волонтерлары «Славянка белән саубуллашу» маршы астында әти-әниләрен һәм хезмәткәрләрен каршы алдылар һәм аларга Георгий тасмалары бүләк иттеләр. Акциядә катнашучылар Георгий тасмасы төсләренең тирән символик әһәмияте турында белделәр.