Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Кызыл канәфер» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнаштылар.
Чара кысаларында үзәктә тәрбияләнүчеләр әлеге символның һәм акциянең мәгънәсе турында белделәр. Балалар шулай ук Бөек Ватан сугышына багышланган рәсемнәр күргәзмәсе әзерләделәр.
Мондый акцияләрдә катнашу балаларга уртаклык һәм җаваплылык тойгысын үстерергә ярдәм итә, шулай ук аларның ил тарихының мөһим битләре турындагы белемнәрен тирәнәйтә.