Лаеш районындагы «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында махсус хәрби операция ветераны белән чираттагы очрашу оештырылды. Чарада социаль хезмәт алучылар һәм мәктәп укучылары катнашты.
«Алтын көз» үзәге директоры Ольга Башкирова катнашучыларны сәламләде, патриотик юнәлештәге мондый очрашуларның мөһимлеген билгеләп үтте.
Бу сөйләшү генә түгел, ә тарихны дәүләт өчен мөһим вакыйгаларда катнашкан кеше авызыннан белү мөмкинлеге иде. Кунак күпсанлы сорауларга җавап бирде, сугышчыларның рухы һәм бердәмлеге турында сөйләде.