«Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Ветеранга кунакка» акциясенә кушылды

2025 елның 18 апреле, җомга

10 апрельдән 10 майга кадәр «Ветеранга кунакка» Бөтенроссия акциясе үткәрелә. Акциягә шулай ук Тукай районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Ветераннар (пенсионерлар) советы да кушылды.

Шушы көннәрдә Ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Вәлиева һәм өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлнур Исмәгыйлева тыл хезмәтчәне Хәйрлевара Ямалиева белән очраштылар. Сугыш ветеранын татар милли ризыклары белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International