Министр Эльмира Зарипова мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләрен котлады

2025 елның 19 апреле, шимбә

19 апрельдә Россиядә Дәүләт мәшгульлек хезмәте оешу көне билгеләп үтелә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек хезмәтендә 400дән артык белгеч эшли. Узган ел гына да мәшгульлек үзәкләре юлламасы буенча 6 мең татарстанлы яңа һөнәр алган яки квалификацияләрен күтәргән, 471 кеше үз эшен ачкан, 30,2 мең татарстанлы эшкә урнаштырылган – бу эш эзләп мөрәҗәгать итүчеләрнең 78,5 %.

«Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында 2025 елда мәшгульлек хезмәте органнарын комплекслы модернизацияләү бара. Бүген эш нигезендә – һәр хезмәт алучыга индивидуаль якын килү. Без актив рәвештә цифрлы сервисларга күчәбез, «Россия эше» порталының барлык мөмкинлекләреннән уңышлы файдаланабыз.

Татарстанның мәшгульлек хезмәте гражданнар белән генә түгел, эш бирүчеләр белән дә нәтиҗәле эшли. Менә инде берничә ел иң масштаблы чара булып «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе санала, аның төбәк этабы 18 апрельдә узды. Татарстандагы берничә эре мәйданчыкта 500ләп эш бирүче 10 меңнән артык вакансия тәкъдим итте.

Тармакның уңышлары һәм казанышлары мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләреннән башка мөмкин түгел, алар үз эшләрен профессиональ һәм намус белән башкаралар.

Хөрмәтле дәүләт мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре, шулай ук тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегездә сезгә чын күңелдән сәламәтлек, уңышлар һәм яңа матур казанышлар телим.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International