Татарстанда Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы узды

2025 елның 18 апреле, җомга

Бүген Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе узды. Исегезгә төшерәбез, быел чара «Кадрлар» милли проекты кысаларында уза.

Казанда Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсендә 80 гә якын эш бирүче катнашты, алар 3 000 гә якын вакансия тәкъдим итте. Ярминкә кысаларында бик күп кызыклы активлыклар үткәрелде: һөнәрләрнең VR-экскурсиясе, әңгәмәләр һәм консультацияләр, мастер-класслар һәм тренинглар, шулай ук «Кадрлар әзерләүгә комплекслы якын килү турында» стратегик сессия.

Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да булды.

«Бу бик файдалы чара. Һөнәр сайлау мәсьәләсе – тормыш өчен мөһим мәсьәлә, аның белән һәр кеше очраша. Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсендә карьера маршрутын төзүдә ярдәм алырга мөмкин», – дип билгеләп үтте министр журналистлар белән аралашканда.

Республика буенча бүген районнарда һәм шәһәрләрдә мәйданчыклар эшләде. 500ләп эш бирүче татарстанлыларга 10 меңнән артык вакансия тәкъдим итте.

Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы 27 июньдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International