Ел саен «Кызыл канәфер» Бөтенроссия хәйрия акциясе уза. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина ярдәме күрсәтү өчен акча җыю.
Ел саен социаль хезмәтләр алучылар һәм Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре бу акциядә актив катнашалар. Катнашырга теләүчеләр елдан-ел арта бара. Кызыл канәфер символы белән значок сатып алып, кешеләр ветераннарга ярдәм итүгә өлеш кертә.