Бүген Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсендә катнашты. Исегезгә төшерәбез, быел чара «Кадрлар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
Учреждение вәкилләре укучыларга, студентларга һәм аларның ата-аналарына үзәкнең эше турында сөйләделәр, эш турындагы тәкъдимнәр белән таныштырдылар. Шулай ук социаль хезмәтләр алучыларның эшләре күргәзмәсе оештырылды.