Бүген Сугыш ветераннары өчен госпитальдә дәваланучы махсус хәрби операциядә катнашучыларның чираттагы күчмә консультациясе булды. Чарада министр Эльмира Зарипова катнашты.
«Эшкә урнашу мәсьәләләре элеккечә аерым игътибар үзәгендә. МХО катнашучылары эшкә сәләтле яшьтә булганга күрә, без барыннан да элек аларның кайда эшләве белән кызыксынабыз, киләчәктә үзләре өчен нинди мәшгульлек күрүләрен аңлау өчен срез үткәрәбез», – дип ассызыклады министр.
Әгәр махсус хәрби операциядә катнашучыларның ниндидер шәхси сораулары булса, алар мондый очрашулардан соң калалар, һәм инде монда белгечләр шәхси тормыш вәзгыятен исәпкә алып шәхси консультацияләр уздыралар.