Яшь волонтерлар – мәктәп укучылары, «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте җирле советы рәисе Николай Бурдин белән бергә, кыштан соң территорияләрне тәртипкә китерергә дип, Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына килделәр. Балалар чүп-чарны җыештырдылар, тырма белән коры үлән һәм ботакларны җыйдылар.