Бүген Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең актлар залында Әлмәт медицина профилактикасы үзәге көче белән илкүләм проект кысаларында оештырылган бушлай медицина тикшерүе пункты ачылды.
Өч көн дәвамында үзәк белгечләре социаль хезмәтләр алучыларга диагностика процедураларының киң спектрын тәкъдим итә. Тикшерү үз эченә антропометрик күрсәткечләрне үлчәүне, кардиологик тикшерүне, канның биохимик анализын, үпкә функциясен тикшерүне, шулай ук тәннең май һәм мускул массасы нисбәтен билгеләүне ала. Тикшерү терапевт консультациясе белән тәмамлана, ул нәтиҗәләрне аңлата һәм киңәшләр бирә.