Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән күпфункцияле гаилә үзәкләрен булдыру буенча чаралар комплексы Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды грантын алды. 2025–2026 елларда проектны гамәлгә ашыруга финанс ярдәме күләме 9,9 млн сум тирәсе тәшкил итә.
Гаилә КФҮ төзү буенча пилот проект РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды белән берлектә 2022 елдан гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә илнең 52 төбәгендә 99 үзәк эшли.
Күпфункцияле гаилә үзәкләре – социаль хезмәт күрсәтүгә, социаль яклауга һәм катлаулы тормыш хәлләрендә балалы гаиләләргә ярдәм итүгә яңача караш. Алар гаиләләргә һәркем ала алырлык һәм сыйфатлы ярдәм күрсәтәләр, кирәкле хезмәтләрне алу уңайлылыгын һәм гадилеген тәэмин итәләр.