«Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы ярдәмендә Евразия хатын-кызлар форумы проектларын гамәлгә ашыру кысаларында «Канатларда» I Халыкара инклюзив мода конкурсын уздыра. Конкурс инклюзив моданы алга сөрүгә, җиңел сәнәгатьне һәм тернәкләндерү индустриясен үстерүгә, инвалидлык һәм тормыш эшчәнлеге чикләнгән кешеләрне социализацияләүгә, аларның уңай образын формалаштыруга, шулай ук төрле илләрнең тәҗрибәсе һәм мәдәни традицияләре белән уртаклашуга юнәлдерелгән.
Конкурста Татарстаннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен GT Dress бренды да катнашачак.
Инде 10 елдан артык GT Dress барлык нозологияләрнең үзенчәлекләрен исәпкә алган уңайлы, функциональ һәм стильле кием тегә. Шулай ук линейкада тернәкләндерү һәм адаптация өчен туры килә торган модельләр дә бар.
«Канатларда» конкурсының финалы 18 июньдә Санкт-Петербург шәһәрендә Петербург халыкара икътисадый форумының мәдәни программасы кысаларында узачак.