Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучыларны социаль тернәкләндерү максатларында инде күп еллар гарденотерапия уңышлы кулланыла. Өлкән яшьтәге кешеләрнең хезмәт мөмкинлекләреннән файдалану чараларын үткәрү аларның когнитив функцияләрен саклап калуга, вак моториканы үстерүгә һәм аларның көндезге мәшгульлегенә ярдәм итә.
Чираттагы дәрестә эчке волонтер Елена Ореховская тыл хезмәтчәннәре Елена Кузьминична һәм Зинаида Яковлевна белән үзләре өчен гадәти булган эш – петуния чәчәкләре үсентеләрен күчереп утырту белән шөгыльләнделәр. Елена Кузьминична билгеләп үткәнчә, аның куллары үсентеләр белән ничек дөрес һәм пөхтә эш итәргә кирәклеген хәтерли. Эш вакытында өлкән яшьтәге кешеләр элек үз бакчаларында нәрсә үстергәннәрен искә төшерәләр.
Гарденотерапия социаль хезмәтләр алучыларга буш вакытларын файдалы уздырырга һәм эш нәтиҗәләреннән канәгатьлек алырга ярдәм итә.