Түбән Камада «Җылылык бүләк итәм»у рам акциясе уздырдылар

2025 елның 11 апреле, җомга

10 апрельдә Түбән Каманың «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Алена Овсейчик Яшүсмерләрне социализацияләү программаларын үстерү федераль үзәгенең һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең «Җылылык бүләк итәм» социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында урам акциясе үткәрде.

Педагог балаларга һәм яшүсмерләргә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне турында сөйләде, буш вакытларын рәхәтләнеп һәм файдалы итеп үткәрә алырлык урыннар исемлеге, шулай ук якындагы чаралар исемлеге белән листовкалар таратты.

Урам акциясе яшүсмерләрнең девиациясе дәрәҗәсен киметүгә һәм балалар һәм өлкәннәр арасында үзара аңлашу һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International