Игелекле йөрәкләр Алабуга интернат-йортына ярдәм итә

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

Республика хәйриячеләре Татарстан меценатлыгының данлы традицияләрен дәвам итәләр. Мәсәлән, алабугалы Александр Моисеев Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына күчмә биотуалет, ә «Сбербанк» ГАҖ башкарма директоры Ирина Баутина ике небулайзер тапшырды.

Яр Чаллыдагы «Рамазан» хәйрия фонды Розалия Гыйльметдинова йөзендә интернат-йортта яшәүчеләр өчен тәм-томнар белән чәй эчү оештырды. Өлкәннәр өчен бик күп тәмле бүләкләр әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International