Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының эчке волонтерлары хезмәткәрләргә аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларны озатып йөрүдә булышалар.
«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты буенча гамәлгә ашырыла торган «Актив озак гомерлелек» программасы кысаларында учреждениедә көн саен саф һавада йөрүләр оештырылган. Социаль хезмәтләр алучылар белгечләр һәм «Мәрхәмәтле йөрәкләр» отрядының эчке волонтерлары белән бергә тормыш сыйфатын яхшырту һәм физик сәламәтлекне ныгыту максатында йөреп кайтырга чыгалар. Интернат-йортта яшәүчеләр төрле уеннар уйный, саф һавада булудан яхшы кәеф ала.