«Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте» гомумроссия иҗтимагый оешмасы умыртка сөяге җәрәхәте алган яшь инвалидлар өчен «Инвалид коляскасында кешенең бәйсез тормышы нигезләре» дигән уникаль укыту-тернәкләндерү курсы уздыра.
Курс умыртка сөяге җәрәхәте алган яшь кешеләр арасында үзенең нәтиҗәлелеген һәм кирәклеген исбатлады инде. Аны узу кысаларында катнашучылар актив тормыш өчен кирәкле күнекмәләр алалар (инвалид коляскасында йөрү техникасы, йөзү, аэробика һ. б.), умыртка сөяге җәрәхәте алган кешеләрнең тормышындагы актуаль мәсьәләләр буенча карарлар белән танышалар һәм мәдәни чараларда катнашалар.
Курс форматы катнашучыларга физик һәм психологик киртәләрне җиңәргә, дуслар табарга, киләчәктә гаилә корырга мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, курсның һәр катнашучысы үз белемнәрен һәм тәҗрибәсен башка инвалидларга ярдәм итү өчен куллана алачак, курс инструкторы булып, уңайлы мохит өлкәсендә үзенә яңа мөмкинлекләр ача алачак.
Тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган: https://reakurs.voi.ru/.