Социаль хезмәт ярдәме өлкәннәрнең һәм инвалидларның туганнарына хезмәт эшчәнлеген дәвам итәргә ярдәм итә

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

«Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында озак вакытлы карау системасын булдыру буенча чаралар гамәлгә ашырыла. Бүген Татарстанда озак вакытлы карау системасы хезмәтләре белән 6 000 тирәсе өлкән яшьтәге граждан һәм инвалид колачланган.

Өлкәннәрне һәм инвалидларны карауда социаль хезмәтнең ярдәме социаль хезмәт алучыларның тормыш сыйфатына уңай йогынты ясый – карау профессиональ, сыйфатлы, төрле яклы була. Әмма «Гаилә» илкүләм проектының татарстанлылар өчен файдасы моның белән генә бетми. Өлкән яшьтәге кешене яки инвалидны социаль хезмәтләр карау нәтиҗәсендә аларның туганнары эшләрен ташламаска, ә үз хезмәт эшчәнлеген дәвам итәргә һәм актив тормыш рәвеше алып барырга мөмкинлек ала. 2024 ел нәтиҗәләре буенча 1 759 кеше эш урыннарын саклап кала алды һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам итә. 2023 елда андый кешеләр шактый азрак иде – 1 321 кеше.

Шулай итеп, озак вакытлы карау системасы гражданнарга өй шартларында кирәкле ярдәм алырга, ә аларның туганнарына – актив тормышны дәвам итәргә һәм һөнәри күнекмәләрен югалтмаска мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International