Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру буенча актив эшне дәвам итә, аның кысаларында «Өлкән буын» федераль проекты һәм озак вакытлы карау системасын булдыру буенча чаралар гамәлгә ашырыла.
Бүгенге көндә озак вакытлы карау системасы хезмәтләреннән 6 000 өлкән яшьтәге кеше һәм инвалид файдалана.
2024 ел нәтиҗәләре буенча социаль хезмәт алучылар саны артты – якынча 200 кешегә.
Бүген социаль хезмәтләр алучы һәм озак вакытлы карау системасына керүче кешеләргә ашыгыч ярдәм чакыру ешлыгына килгәндә, 2023 ел белән чагыштырганда кимү күзәтелә. 2023 елда 100 өлкән кешегә уртача 243 чакыру булса, 2024 елда – инде 218. Бу күрсәткечнең якынча 5 % ка кимүе турында сөйли. Димәк, планлы медицина ярдәме күрсәтү һәм социаль хезмәткәрләр эшчәнлеге гражданнарның үз ярдәмчеләренә ышана башлауларына китерә һәм сәламәтлекләре начарайган очракта өлкәннәр ашыгыч ярдәм чакырмыйча, башта ярдәмчеләре белән киңәшләшә. Социаль хезмәткәр, участок шәфкать туташы һәм участок терапевты белән бергәләп, табибны өйгә чакыру яисә телефон аша консультация бирү кирәклеге турындагы мәсьәләне хәл итә.
Шулай итеп, өйдә хезмәтләр алучы кешеләр арасында беренчел медицина-санитар ярдәме сорап мөрәҗәгать итүләр санының артуы күзәтелә. Бу сәламәтлек торышының начараюы аркасында гына түгел, ә индивидуаль тернәкләндерү программасын яңарту белән бәйле сораулар да. Диспансерлаштыру буенча да сораулар туа. Өйдән чыгып йөрү мөмкинлеге булмаган кешеләр табибларны үзләрендә каршы алалар: өйдә тикшеренүләр узалар, тиешле анализлар алына.
Шулай ук кеше инвалид буларак ала торган социаль пакет кысаларында медицина хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәткәрләр кирәкле дарулар белән тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итәләр. Моннан тыш, өлкән буын вәкилләрен район һәм шәһәр хастаханәләренә планлы рәвештә урнаштыруда ярдәм күрсәтелә.
2023 ел белән чагыштырганда беренчел звенога мөрәҗәгатьләр санының 10 % ка артуы күзәтелә.
«Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашырудан күргән социаль-икътисадый нәтиҗәләргә килгәндә, беренчедән, бездә өлкән яшьтәге гражданнарны карау буенча эш урыннары саны арта. Әгәр 2023 елда дәүләт оешмаларында 58 кеше карау буенча ярдәмче сыйфатында урнаштырылган булса, 2024 елда аларның саны 103 кешегә кадәр артты.
Дәүләтнеке булмаган тәэмин итүчеләр турында сөйләсәк, аларда бу сан ике тапкырга диярлек арткан. Ягъни 2023 елда 283 кеше эшкә урнаштырылган, 2024 елда – 571 кеше. Шулай итеп, 2024 елда 333 яңа эш урыны булдырылды.
Моннан тыш, караучы вазыйфаларында ярты елдан артык эшләүче кешеләрнең өлеше артты – 2023 елда андый кешеләр 142 кеше иде, ә 2024 елда – 283.
Өлкән яшьтәге кешене яки инвалидны социаль хезмәткәрләр карау аларның туганнары өчен дә мөһим. Бу аларга эшләрен ташламаска, хезмәт эшчәнлеген дәвам итәргә һәм актив тормыш рәвеше алып барырга мөмкинлек бирә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча 1 759 кеше эш урыннарын саклап кала алды һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам итә. 2023 елда андый кешеләр шактый азрак иде – 1 321 кеше.
Һәм, әлбәттә, иң мөһиме – өлкән яшьтәге кешеләргә мөмкин кадәр озаграк өй шартларында яшәү мөмкинлеген саклап калу һәм аларны стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә күчермәү. Бүгенге көндә уртача 221 кешегә мондый мөмкинлекне саклап калып булды.