«Канатларда» Халыкара инклюзив мода конкурсы игълан ителде

2025 елның 11 апреле, җомга

Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы ярдәмендә «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды Евразия хатын-кызлар форумы проектларын гамәлгә ашыру кысаларында «Канатларда» I Халыкара инклюзив мода конкурсын уздыру инициативасы белән чыкты.

Конкурс инклюзив моданы алга сөрүгә, җиңел сәнәгатьне һәм тернәкләндерү индустриясен үстерүгә, инвалидлык һәм тормыш эшчәнлеге чикләнгән кешеләрне социализацияләүгә, аларның уңай образын формалаштыруга, шулай ук төрле илләрнең тәҗрибәсе һәм мәдәни традицияләре белән уртаклашуга юнәлдерелгән.

Конкурсның финалы 2025 елның 18 июнендә Санкт-Петербург шәһәрендә Петербург халыкара икътисадый форумының мәдәни программасы кысаларында узачак.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат һәм нигезләмә түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://on-wings.ru/?clckid=9717b120.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International