Геройлар яшьләрне һәм балаларны тәрбияли

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучы Валентина Ванюкова чын герой, Ватанын саклаучы тәрбияләгән. Аның улы Артем Ванюков 22 яшендә бик азлар гына батырчылык итә торган юл узган. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк ул хәрби хәрәкәтләр зонасына эләгә, бик катлаулы бурычларны үти, гомерен куркыныч астына куя.

Бүген Артемның күкрәгендә сугышчан батырлыклары, спецназда хезмәте һәм яшьләр белән патриотик хезмәте өчен бүләкләр ялтырый. Өенә кайткач, Артем хезмәтен калдырмый. Хәзер ул яшьләрне тәрбияли, аларда илгә мәхәббәт, армиягә хөрмәт һәм чын сугышчы рухы формалаштыра.

Артем Ванюков – үсеп килүче буын өчен үрнәк, үз шәхси үрнәге белән ватанпәрвәрлек – ул сүзләр генә түгел, ә аңлы сайлау һәм Ватан файдасына көндәлек эш икәнен исбатлаучы кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International