Теләче районының булачак әниләре өчен чара үткәрелде

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

Йөкле хатын-кызлар көнендә Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, район үзәк хастаханәсе һәм ГХАТ бүлеге белгечләре белән берлектә «Галәм миндә» исемле матур чара үткәрделәр.

Акушер-гинеколог йөклелек вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында киңәшләр бирде. Булачак әниләр шулай ук ГХАТ органнарында бала тууны теркәү тәртибе белән таныштылар. Медицина психологы төрле кызыклы мастер-класслар үткәрде. Шуннан соң кунакларны традицион татар бишек җырлары белән танышу көтә иде, аларны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире җырлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International