Бүген Арчада Йөкле хатын-кызлар көненә багышланган чара узды. Булачак әниләр «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, ГХАТ идарәсе бүлеге белгечләре, район үзәк хастаханәсенең клиник психологы белән очрашып аралаштылар. Чара ярдәм һәм файдалы мәгълүмат алу өчен менә дигән мөмкинлек булды.
Йөкле хатын-кызлар концерт карадылар, бер-берсе белән аралаштылар, белгечләргә сораулар бирделәр. Аларга социаль ярдәм чараларын ничек һәм кайда рәсмиләштерергә, үзеңнең физик һәм психик сәламәтлегеңне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләделәр.
Чарада катнашучы һәркемгә бүләк бирелде.