Агымдагы елның беренче кварталында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре хезмәткәрләре өчен «Карау буенча ярдәмче» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды.
Программа өлкән яшьтәге гражданнарны һәм карауга мохтаҗ инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча чаралар планы кысаларында гамәлгә ашырылды һәм, сыйфатлы социаль хезмәт күрсәтү максатында, хезмәткәрләрнең һөнәри компетенцияләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән.
Укытучылар сыйфатында Министрлыкның Республика ресурс үзәгенең озак вакытлы карау системасын координацияләү бүлеге белгечләре чыгыш ясады.
111 тыңлаучы курсның гамәли әһәмиятен билгеләп үтте, программаны уңышлы үзләштерде һәм квалификация күтәрү турында таныклык алды.