«Ышаныч» тернәкләндерү үзәге «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясендә катнашты

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Патриотик тәрбия кысаларында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә МХО катнашучыларына гуманитар ярдәм җыю буенча «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» хәйрия акциясе узды.

Үзәк хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар анда актив катнаштылар. МХОда катнашучыларга азык-төлек продуктлары, шәхси гигиена чаралары, медикаментлар җибәрелде. Тәрбияләнүчеләр хәрбиләр өчен хатлар әзерләгәннәр иде.

Гуманитар ярдәм «Сугышчан туганлык» оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Марсель Музарбаевка һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераны Владимир Рыжовка тапшырылды. Якын арада посылкалар МХО зонасына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International