Бу дата уңаеннан Минзәлә районының «Ялкын» яшьләр үзәге базасында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм район үзәк хастаханәсе белгечләре йөкле хатыннар өчен «Ике йөрәк» дигән чара оештырдылар.
Булачак әниләр алдында баш табиб Наил Мөбәрәкшин, медицина психологы Гөлназ Шәрәпова, ГХАТ бүлеге начальнигы Анна Куприянова, дини конфессияләр вәкилләре Евгений Лазарев һәм Рәмзил Садыйков чыгыш ясады.
Мәдәният бүлегеннән барлык булачак әниләргә туган якны өйрәнү музеена гаилә абонементы тапшырылды.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Ольга Газетдинова фетрдан пинеткалар ясау буенча мастер-класс үткәрде.
«Йөкле хатын-кызлар көне уңаеннан мондый очрашулар – менә дигән яңа традиция, без аны алга таба да дәвам итәчәкбез», – ди комплекслы үзәк директоры Ләйсән Хөсәенова.