Министрлык вәкилләре МХОда катнашучыларны комплекслы тернәкләндерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлгә кушылды

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре вәкилләре трансляцияне карау режимында «Тулы канлы тормыш нигезе буларак комплекслы тернәкләндерүне камилләштерүнең актуаль мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәлдә катнаштылар. Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты үткәргән чара махсус хәрби операциядә катнашучыларны комплекслы тернәкләндерү мәсьәләләренә багышланган иде.

Утырыш кысаларында Россия Хезмәт министрлыгының Медик-социаль экспертиза федераль бюросы вәкилләре инвалидларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү буенча эшләнгән стандарт проектлары турында мәгълүмат бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International