Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында адаптациягә аеруча ихтыяҗлары булган балаларга социаль-педагогик хезмәт күрсәтүне дәвам итә. Социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар һәм аларның ата-аналары өчен индивидуаль, төркемле дәресләр, тематик чаралар үткәрелә.
Быел индивидуаль коррекцион-үстерү дәресләре «Нейропрактика» социаль практикасын кулланып үткәрелә. Аерым категориядәге балалар белән эшләүдә нейропедагогик якын килү кирәк, чөнки ул неврология, психофизиология белемнәрен, балаларны укытуда һәм үстерүдә психик процессларның үзенчәлекләрен куллануны үз эченә ала.
Дәресләрдә хәрәкәтләрнең координациясен һәм ритмиклыгын үстерә торган нейрокүнегүләр кулланыла. Күнегүләр уен формасында башкарыла, бу процессны мавыктыргыч итә.