«Шәфкать» үзәге белгечләре үз эшләрендә «Дары Фребеля» җыелмасын кулланалар

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар белән даими рәвештә дәресләр үткәрәләр. Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды гранты ярдәмендә чаралар вакытында актив кулланыла торган махсус җиһазлар сатып алынган.

Мәсәлән, «Дары Фребеля» уен җыелмасы уңышлы кулланыла. Ул вак моторика, логик фикерләү, хәтер, игътибар һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә юнәлдерелгән 14 төрле уен комплектыннан тора.

Яңа җиһазлар кулланып үткәрелә торган чаралар «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында үзәк базасында да уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International