Җәлил интернат-йортында инновацион технология кулланыла

2025 елның 4 апреле, җомга

Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль тернәкләндерү буенча белгече Оксана Махьянова учреждение эшенә инновацион технология – эпоксид сумала белән рәсем ясауны керткән.

Эпоксид сумала һәм вак детальләр белән эшләү кулларның җитезлеген сакларга ярдәм итә. Төсләр сайлау, композиция төзү фикерләүне һәм иҗади күзаллауны стимуллаштыра. Абстракт картиналар ясау процессы тынычландыра, уңай хис-кичерешләр бүләк итә. Моннан тыш, төркемле дәресләр нәтиҗәле аралашуга ярдәм итә.

«Бу бик яхшы инициатива, ул өлкән яшьтәге кешеләргә иҗади яктан да, терапевтик аспектта да шактый файда китерә ала», – ди Оксана Махьянова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International