«Шәфкать» үзәге бөтенроссия акциясенә кушылды

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Екатерина Трусеева 8 нче социаль участокта «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» дигән акция уздырды. Ул яшьләр арасында наркоманияне профилактикалауга юнәлдерелгән.

Катнашучылар наркомания турында мөһим мәгълүмат алдылар. Аның таралу сәбәпләренә һәм наркотик матдәләрнең организмга начар йогынтысына аерым игътибар бирелде. Яшьләр шулай ук бөтенроссия акциясенең максатлары турында да белделәр.

Белгеч, наркотиклар белән бәйле җинаятьләр фактлары турында ышаныч телефоны аша хәбәр итеп, бу көрәшкә һәркем үз өлешен кертә ала, дип искәртте.

Акциядә 18 яшь кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International