Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондының «Минем гаилә» программасы кысаларында инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрнең тормыш сыйфатын һәм потенциалын күтәрү максатларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексы гамәлгә ашырыла.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен өйдә шәхси дәресләр һәм телефон элемтәсе, интернет-технологияләр ярдәмендә читтән торып консультацияләр оештыралар.
Үзәктә техник тернәкләндерү чараларын прокатлау пункты эшли. Ата-аналар (законлы вәкилләр) прокат шартларында кирәкле җиһазлар алу мөмкинлегенә ия.
Мәскәү районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучы гаиләгә техник тернәкләндерү чаралары алуда булышлык күрсәттеләр.
Программа чараларын гамәлгә ашыру кирәкле тернәкләндерү ярдәмен алу мөмкинлекләрен киңәйтүгә, ата-аналарга (законлы вәкилләргә) инвалид балаларны өй шартларында тернәкләндерүдә һәм абилитацияләүдә, аларны мөстәкыйль тормышка әзерләүдә һәм социализацияләүдә ярдәм итүгә булыша.