Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты белгечләре медицина училищесы студентлары белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен коры душ әзерләделәр. Уртак тырышлык белән 900 комплект ясадылар.
Коры армия душы тулы канлы гигиена процедураларын башкару мөмкинлеге булмау шартларында тәнне тәртипкә китерергә ярдәм итә.
Якын арада ярдәм гуманитар ярдәм посылкалары белән бергә хәрбиләргә тапшырылачак.