Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья театр көненә багышланган мәдәни-иҗади бәйрәм узды.
Чара «Өч дуңгыз баласы» курчак тамашасыннан башланды, анда төп рольләрне балалар уйнады.
Ком анимациясе остасы Мария Галимуллина комда «Мойдодыр» әкиятен күрсәтте, чарада катнашучыларга театрның төрле була алуын исбатлады.
«Планета добра» инвалид балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү үзәге театраль постановка күрсәтте, анда актерлар эшчәнлеге һәм күләгәләр театры үрелеп барды.
Ахырда барлык теләүчеләр үзләренең актерлык сәләтен уртак импровизацияләнгән «Осьминожки» әкиятендә күрсәтә алдылар.