Алабуга районында «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең уңайлы киңлеге балаларны, практикантларны һәм ата-аналарны иҗатка рухландыра.
Тернәкләндерү үзәге бик күп функцияле. Балалар дәресләрдә булганда, ата-аналар үзләре өчен ял таба ала. Мәсәлән, Сәминә Мамедованың әнисе кызын көткән арада көннән-көн стенага бизәкләр ясады. Нәтиҗәдә үзәкнең балаларны көтү зонасында матур дивар барлыкка килде.
Үзәк хезмәткәрләре һәм кунаклары мондый искиткеч эшкә сокланалар. Рәсем гадәттән тыш матур килеп чыкты.