Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Бөек Ватан сугышы ветеранын котладылар.
Илья Кузнецовны хөрмәтләргә «Татнефть» ГАҖнең социаль программаларны озата бару үзәге җитәкчесе урынбасары Марс Зәкиев оешманың ветераннар советы рәисе Надежда Мельникова килде. Кунаклар ветеранны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медален, шулай ук «Татнефть» ГАҖнән акчалата сертификат тапшырдылар.