12 март көнне Казан шәһәре Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе базасында «Балигъ булмаганнарның психоэмоциональ җәрәхәтләрен җиңүгә юнәлдерелгән нәтиҗәле практикалар: Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тәҗрибәсе» дигән стажировка мәйданчыгы оештырылды.
Стажировка мәйданчыгы эшендә Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең психологлары һәм социаль эш буенча белгечләре катнашты.
Чарада катнашучыларга психоэмоциональ травмалары булган балаларга, шул исәптән сугышчан хәрәкәтләр зоналарыннан кайтучы балаларга ярдәм күрсәтү буенча инновацион социаль практиканы гамәлгә ашыру тәҗрибәсен, шулай ук балигъ булмаганнарга һәм аларның гаиләләренә рәхимсез мөгамәлә, ата-аналарын югалту, кискен стресс кебек тормыш ситуацияләрендә психотравманы җиңүдә социаль-психологик ярдәм күрсәтү үзәге психологлары тарафыннан эшләнгән программаларны тәкъдим иттеләр.
Стажировка мәйданчыгы секцияләре эше барышында ярдәм күрсәтү алгоритмнарына, методологиягә, инструментариягә, коррекция эшенең үзенчәлекләренә, сенсор бүлмәләре җиһазларыннан файдалану үзенчәлекләренә, документаль озатуга зур игътибар бирелде. Шулай ук практик юнәлешле блок кысаларында белгечләр диагностик инструментарийлар белән таныштылар, арт-терапевтик техникалар, метафорик ассоциатив карталар, индивидуаль һәм төркем форматында эшләү методикалары белән эшләү күнекмәләрен үзләштерделәр.
Соңыннан катнашучылар кейслар белән эшләү форматында аттестация үттеләр.